Куло́н - ул (СИ) Халыкара берәмлекләр системасында электр корылма (электр микъдары) үлчәү берәмлеге.

Франция физик һәм инженеры Шарль Кулон хөрмәтенә аталган.

Кулон – 1 с вакыт эчендә 1 А ток зурлыгында, үткәргеч аша үткән корылма зурлыгы.

1 Кл = 1 Ас = 1/3600 Ампер-сәг

Элементар корылма (= электрон корылмасы) ул −1,60217653(14)×10−19 Кл; 1 Кл = 6,28×1018 электрон корылмасы.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр үзгәртү

Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.

Мәртәбәле:Өлешле:
101 (дека)10−1 (деци)
102 (гекто)10−2 санти
103 кило10−3 милли
106 мега10−6 микро
109 гига10−9 нано
1012 тера10−12 пико
1018 экса10−18 атто
1021 зетта10−21 зепто
1024 йотта10−24 йокто