Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.
Боноболар җәмгыятендә җенси якынлык бар яшь һәм җенес вәкилләре арасында кылына,[1] ~75% — үрчү максатлары өчен түгел, өлешчә бер-берсе арасында туган низагларны чишү өчен дип уйланыла.[2]
"Җайдак" позасы (XV гасыр җенси якынлык китабы, Иран): җенси якынлык вакытында хатын-кызның өстендә булуы аның клиторының стимуляциясе ихтималын зурайта[3]Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсесенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.[4][5][6][7]
Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.[4][7][8]. Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.
Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә.[9] Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк,[10] югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала,[11] иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.[10]
Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.
Бүгенге көн җәмгыятендә үзгәртү
Тарихи рәсемнәр |
Иң еш кулланылган "миссионер" позасы,[3][12] Эдуард-Анри Авриль рәсеме, 1892 ел. | Иң еш кулланылган "миссионер" позасы, [3][12] Эдуард-Анри Авриль рәсеме, 1892 ел. |
"Затларның берләшүен" тасвирлаучы Даочылык сексуаль практикалары басмасыннан Таң династиясе сәнгәть стилендә сурәт. | "Затларның берләшүен" тасвирлаучы Даочылык сексуаль практикалары басмасыннан Таң династиясе сәнгәть стилендә сурәт. |
|
Шулай ук карагыз үзгәртү
CommonsИскәрмәләр һәм әдәбият үзгәртү
- ↑ (1972) «A biomechanical interpretation of the pelvis of Australopithecus». Folia Primatologica 18 (1): 1–19. DOI:10.1159/000155465. PMID 4658666.
- ↑ Homosexual Activity Among Animals Stirs Debate, National Geographic (22 July 2004) Retrieved 6 November 2007
- ↑ 3,0 3,1 Keath Roberts (2006). Sex. Lotus Press. p. 145. ISBN 8189093592. https://books.google.com/?id=zDS9kC03x2IC&pg=PA145&lpg=PA145. Retrieved August 17, 2012.
- ↑ 4,0 4,1 Kar (2005). Comprehensive Textbook of Sexual Medicine. Jaypee Brothers Publishers. pp. 107–112. ISBN 8180614050, 9788180614057. http://books.google.com/?id=YxcjMPbGHQIC&pg=PA107&lpg=PA107&dq=Sexual+intercourse+%28coitus,+coition,+copulation,+mating%29+refers+to#v=onepage&q=Sexual%20intercourse%20%28coitus%2C%20coition%2C%20copulation%2C%20mating%29%20refers%20to&f=false. Retrieved September 4, 2012. (үле сылтама)
- ↑ Sexual intercourse. en:Collins Dictionary. September 5, 2012 тикшерелгән.
- ↑ Sexual intercourse. en:Encyclopædia Britannica. September 5, 2012 тикшерелгән.
- ↑ 7,0 7,1 Sexual Intercourse. health.discovery.com. әлеге чыганактан 2008-08-22 архивланды. 2008-01-12 тикшерелгән.
- ↑ The Gender of Sexuality: Exploring Sexual Possibilities; Page 76 – Virginia Rutter, en:Pepper Schwartz – 2011
- ↑
- ↑ 10,0 10,1 Diamond, Jared (1991). The Rise and Fall of the Third Chimpanzee. Radius. pp. 360 pages. ISBN 0091742684. https://books.google.com/books?id=PQVFAQAAIAAJ. Retrieved 2015-10-21.
- ↑ Balcombe, Jonathan (2006). Pleasurable Kingdom: Animals and the Nature of Feeling Good. en:Palgrave Macmillan. pp. 106–118. ISBN 0230552277. https://books.google.com/books?id=MyKox3YXI1kC&pg=PA106. Retrieved 2015-10-21.
- ↑ Wayne Weiten; Margaret A. Lloyd; Dana S. Dunn; Elizabeth Yost Hammer (2008). Psychology Applied to Modern Life: Adjustment in the 21st Century. en:Cengage Learning. pp. 422–423. ISBN 0495553395. https://books.google.com/books?id=Y6QRJb40C84C&pg=PA422&lpg=PA422. Retrieved January 5, 2012. "Vaginal intercourse, known more technically as coitus, involves inserting the penis into the vagina and (typically) pelvic thrusting. ... The man-above, or "missionary," position is the most common [sex position]."