Көньяк Америка

Америкадагы көньяк кыйтга

Көньяк Америка (исп. América del Sur, Sudamérica, Suramérica, порт. América do Sul, ингл. South America, нид. Zuid-Amerika, фр. Amérique du Sud, гуар. Ñembyamérika, кечуа Urin Awya Yala, Urin Amerika) — Америкадагы көньяк кыйтга, ул Җир планетасының күбесенчә Көнбатыш һәм Көньяк ярымшарларында, өлешчә Төньяк ярымшарда урнашкан. Көнбатышта Тын океан, көнчыгышта Атлантик океан тарафыннан юыла, төньякта Төньяк Америка белән чикләшә, ике Америка арасында чик Панама муены һәм Кариб диңгезе аша үтә.

Көньяк Америка ярымшар харитасында

Көньяк Америка составына шулай ук күбесе континент илләре составында булучы төрле утраулар керә. Кариб территорияләре исә Төньяк Америкага карый. Кариб диңгезе белән чикләшүче Көньяк Америка илләре — Колумбия, Венесуэла, Гайана, Суринам һәм Француз Гвианасын кертеп — Кариб Көньяк Америкасы буларак билгеле.

«Америка» атамасын бу континент исемендә беренче тапкыр Мартин Вальдземюллер куллана: ул Христофор Колумб ачкан җирләр Һиндстанга бөтенләй кагылмыйча, әле аурупалыларга билгеле булмаган Яңа Дөнья булуы турында фикер белдергән Америго Веспуччиның латинлаштырылган исемен харитага яза.

Континент мәйданы — 17,8 млн км² (континетлар арасында 4 нче урын), халык саны — 385 742 554 (континентлар арасында 4 урын)

Кырый нокталар үзгәртү

Сәяси бүленеш үзгәртү

Көньяк Американың 1700-1975 елларда сәяси тарихы
Илләр һәм территорияләрМәйдан (км²)Халык
(1 июль 2008)
Халык тыгызлыгы
(км²га)
2 766 89040 677 34814,3
1 098 5808 857 8708,1
8 514 877191 908 59822,0
912 05026 414 81527,8
214 970770 7943,6
1 138 91045 013 67437,7
406 7506 347 88415,6
1 285 22027 925 62821,7
163 270438 1442,7
176 2203 477 77819,4
(Бөекбритания һәм Аргентина арасында бәхәсле)12 1732 9670,24
Калып:Байрак/Француз Гвианасы (Франция)91 000209 0002,1
756 95016 454 14321,1
283 56013 927 65047,1
Барысы17 824 513382 426 29321,5