Кения
Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.
| |||||
Кения милли һимны | |||||
Бәйсезлек көне | 1963 елның 12 декабре | ||||
Рәсми телләр | суахили, инглиз | ||||
Башкала | Найроби | ||||
Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
Президент Премьер-министр | Мваи Кибаки Раила Одинга | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 582 650 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 48 468 138 (2017)[1] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 109 703 659 313 $[2] һәм 113 420 008 179 $[2] $ | ||||
КПҮИ | 0,575[3] | ||||
Акча берәмлеге | Кения шиллингы | ||||
Интернет-домен | .ke | ||||
ISO коды | KE | ||||
ХОК коды | KEN | ||||
Телефон коды | +254 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+03:00 һәм Africa/Nairobi[d][4] | ||||
Җини коэффициенты | 40,8[5] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.
Демография үзгәртү
Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.
Рәсми телләр үзгәртү
Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган.
Дин үзгәртү
Дини яктан күпчелек христианнар: 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар,
- 10-11 % — мөселманнар (80 % сөнниләр, 7 % шигыйлар, шулай ук әхмәдияләр, суфичылык вәкилләре һ. б. агымнар).
- 2010 елда Кениядә Африка җирле ышануларының 3,6 млн тарафдары яшәгән, алар халыкның 8,9 % ын тәшкил иткән.
- Бәһаи дине тарафдарларының саны 429 мең булган.
- 2010 елда барлык Һинд дине агымнары тарафдарлары саны 200 мең кеше дип бәяләнгән.
- 2010 елда яһүдиләр җәмгыяте 400 дән 2400 гә кадәр кешедән торган.
- 2010 елда Буддизм вәкилләре 350 кеше булган.
Моны да карагыз: Кениядә ислам
Административ-территориаль бүленеш үзгәртү
Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[6]. Иң Эре шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса(966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).
Фотосурәтләр үзгәртү
- Найроби Җәмигъ мәчете. 1906 елда ачылган
- Регби — Кениянең иң популяр спорт төрләренең берсе
- 20 Кения шиллингы
- 5199 метр биеклеге булган Кения тавы
- Найроби
- Ламу Кирмәне
- Масаи Мара
- Момбаса
- Накуру шәһәре
- Найроби
- Малинди
- Найваша күлләре
- Самбуруда кояш баешы
- Кения гепардлары, шәфәкъ вакыты
- Момбаса
- Кисуму
- Чәй фермасы
- Ламу утравы
- Баринго күле, шәфәкъ
- Цаво Милли паркы
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 https://www.knbs.or.ke/
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 3,0 3,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 5,0 5,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ Kenya:largest cities and towns and statistics of their population. әлеге чыганактан 2013-02-09 архивланды. 2012-07-09 тикшерелгән. (ингл.)
Сылтамалар үзгәртү
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Кения хөкүмәтнең рәсми сайты 2008 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
- Кения харитасы
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Kenya (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |