Уфа губернасы

Уфа губернасыРоссия империясенең административ берәмлеге.

Уфа губернасы
1865 — 1922


Герб
БашкалаУфа
Мәйдан107 209,7 чакрым2 (122 005 км²)
Халык2 170 665 кеше[1]
Ырынбур губернасы
Башкорт АССР
Уфа губернасы Губернатор йорты.
Уфа губернасы округ суды йорты.

Тарих үзгәртү

1865 елда бердәм Ырынбур губернасын Уфа һәм Ырынбур губерналарына бүлү юлы белән пәйда була. Милли республикалар төзелү уңаеннан башлыча татарлар яши торган Минзәлә өязе җирләре Татарстанга күчә. Башкортлар яши торган бер өлеше яңа төзелгән Башкорт АССРына («Кече Башкортстан») күчә. Халык комиссарлары Шурасы рәисе В.И. Ленин кул куйган АТССР оештыру турындагы дикриттә (1920) Бәләбәй һәм Бөре өязләренең Татарстанга кушылу-кушылмау мәсәләсе халыкның ачык демократик тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш булган. 1922 елда Иосиф Сталин боерыгы белән Уфа губернасы бетерелә, күпчелек татарлар яши торган төбәкләр Башкортстанга калдырыла.

Уфа губернасына кергән өязләр (1879) үзгәртү

ӨязӨяз шәһәреМәйдан, чакрым2Халык саны, кеше
1Бәләбәй өязеБәләбәй22 162368 201
2Бөре өязеБөре24 614,8428 761
3Златоуст өязеЗлатоуст18 455,7129 194
4Минзәлә өязеМинзәлә11 640,6391 868
5Стәрлетамак өязеСтәрлетамак18 692,2331 949
6Уфа өязеУфа17 184375 718

Халкы үзгәртү

1897 елгы җанисәп алу буенча туган телләр буенча бүленеш [2]:

Александр II тарафыннан (1878 елда расланган Уфа губернасы гербы)
Өязбашкортларруслартатарлармарийларчуашлармишәрләр һәм
типтәрләр
мордваларарлар
Губерна буенча41,0 %38,0 %8,4 %3,7 %2,8 %2,8 %1,7 %1,0 %
Бәләбәй53,8 %20,4 %11,3 %1,7 %7,3 %2,2 %2,4 %
Бөре52,7 %28,4 %13,3 %4,3 %
Златоуст27,7 %65,5 %1,1 %4,2 %1,2 %
Минзәлә32,4 %32,6 %28,2 %3,9 %1,2 %
Стәрлетамак35,4 %40,0 %6,2 %7,3 %4,9 %4,9 %
Уфа30,7 %61,2 %1,2 %1,1 %2,7 %1,0 %

Икътисад үзгәртү

Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 1821 тирәсе тәшкил иткән, шул исәптә арыш чәчүлеге — 729,2, солы — 355,3, борай — 85,6, карабодай — 124,6, борчак — 46,1, тары — 164,5, бодай — 235, бәрәңге — 24,2; сыер мал саны — 208315, елкы — 170042, сарык — 385015, кәҗә — 33611, чучка 38541 баш. 20 гасыр башында Алафузов постау фәбриге, Архангел заводы, Благовещен заводы, Богоявленск заводы, Верхотор заводы, Златоуст (Косотур) заводы, Златоуст корал фәбриге, Йөрүзән‑Ивановка заводы, Кенәз Михаил корыч‑туп фәбриге, Куса заводы, Кытау‑Ивановка заводы, Кытаутамак заводы, Меңъяр заводы, Чаткы заводы, Сем заводлары, Әшә‑Балашау заводы, Уфа игенчелек машиналары фәбриге, И.И.Гутманның чуен-бакыр кою механика заводы, һәм башка ширкәтләр эшләгән. 180 гә якын ярминкә (1909) үткәрелә. 1888 елда Самар—Уфа тимер юлының Кенәл станциясеннән алып Уфа станциясенә кадәр, 1890 елда Златоуст шәһәренә кадәр юл участкасы файдалануга тапшырыла һәм Самар-Златоуст тимер юлы дип аталган. Агыйдел һәм Чулман елгалары буйлап парахут, Әй, Иек, Сакмар, Сем, Караидел, Йөрүзән елгалары буйлап сал бәйләнеше эшләгән. Якынча 1260 мәчет, 185 чиркәү, 130 чәсәүнә (1870) исәпләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү