Тузганак (лат. Taráxacum) — Кашкарыйлылар (оешма чәчәклеләр) гаиләсенә кергән күпьеллык үлән ыруы. Бал бирүче үсемлек. Яшь яфраклары ризык әзерләүдә файдаланыла, яшь чәчәкләреннән кайнатма әзерлиләр.

Тузганак
Сурәт
Халыкара фәнни исемTaraxacum F.H.Wigg., 1780[1]
Таксономик рангыру
Югарырак таксонCichorieae[d]
Таксонның халык атамасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Цвет цветковсары
Җимеш төреорлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагыкаучык һәм сок растений[d]
Кайда өйрәнеләtaraxacology[d]
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11886[5]
 Тузганак Викиҗыентыкта
Орлыклары җитешеп өлгергән тузганак

Көзге тузганак (T. serotinum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Таралуы үзгәртү

1000 нән артык төре билгеле, Евразия, Америка, Австралия, Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 25 төре бар. Болыннарда, далаланган тау битләрендә, тимер юл өемнәре буенда, чүп үләне буларак яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, буш урыннарда үсәләр.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

5-30 см биеклектәге үсемлек. Тамыры үзәк, итчел, туфракта тирәнгә китә (60 см га кадәр). Сабагы яфраксыз, куыш, сабак очында бер (кайвакыт ике) күпчәчәкле кәрзинле. Яфраклары тамыр яны таралгысында, тешле-калаксыман яки каурыйсыман бүленмә. Чәчәкләре ике җенесле, сары, сабак очындагы берле кәрзиннәргә җыйналган. Җимеше – ак йомшак төкчәләрдән торучы борынчыклы һәм бүрекчәле орлыкча, ерак араларга күчәргә сәләтле. Үсемлекнең барлык өлешләре дә сөтчел сыекчалы. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.[6].

Дару үләне сыйфатлары үзгәртү

Кара орлыклы тузганак (T. euoplocarpum), карасу тузганак  (T. tenebricans), пумаласыман тузганак (T. pectinatiforme) һәм башка фәнни һәм халык медицинасында файдаланыла.

Тузганакның яшь яфраклары һәм тамыры файдалы. Яфрак­ларында тараксацин дип аталган матдә бар. Бу матдә остеоартроз авыруы булганда ярдәм итә. Аерым алганда, сеңерле тукыма ясалуга һәм синовиаль сыекча сыйфатын яхшыртуга китерә. Буын сеңерен туендыра һәм майлый.

Тузганакның яшь яфракларын остеоартроз авыруы булганда, ашаганчы көненә 2 аш кашыгы кабул итәргә киңәш ителә.

Үсемлекнең тамырларын холецистит, гастрит, гепатит, хроник рәвештә эч кибеп торганда кулланалар. Барлык санап киткән очракларда 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут сүрән утта тотыгыз. 2 сәгать торганнан соң, сөзеп сыгыгыз. Аннан беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кайнаган су өстәгез. Ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр җылы килеш 1/4 стакан эчегез.

Йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, нервлар йончу күзәтелгәндә — 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларга 1 стакан кайнар су салып, сүрән утта 15 минут тотыгыз. 1 сәгатьтән сөзеп, сыгыгыз. Элекке күләменә кадәр кайнаган су өстәгез. Көненә 5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 2 аш кашыгы кабул итегез.

Атеросклероз һәм канда холестерин күп булганда ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр порошок итеп уылган тамырны 1 чәй кашыгы күләмендә су белән эчәргә кирәк.

Тамырларында гликозид, инулин, флавоноид, органик кислоталар, тимер, микроэлементлар бар. Тамырларыннан ясалган препаратлар аппетитны ачу һәм ашкайнату тракты эшчәнлеген яхшырту өчен кулланыла; халык медицинасында – бәвел куыгы, бөер авырулары вакытында һәм какырык куптару чарасы; сөтчел сыекчасы сөялләрне бетерүгә ярдәм итә.

Тузганак орлыкларының һава агымы белән таралуы

Төрләре үзгәртү

Кайбер төрләре
  • Taraxacum alaskanum
  • Taraxacum albidum
  • Taraxacum borealisinense
  • Taraxacum californicum
  • Taraxacum ceratophorum
  • Taraxacum collinum
  • Taraxacum dissectum
  • Taraxacum hybernum - Көзге тузганак, яки Крым-сагыз
  • Taraxacum glabrum
  • Taraxacum japonicum
  • Taraxacum kok-saghyz - Кок-сагыз
  • Taraxacum leueoglossum - Ак телле тузганак, яки Турьемыс тузганагы
  • Taraxacum megalorrhizon
  • Taraxacum mongolicum
  • Taraxacum officinale - Дарулыклы тузганак, аптека тузганагы, яки гади тузганак
  • Taraxacum yatsugatakense

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү