Маргарита Коннаутская

Принцесса Маргарита Виктория Шарлотта Августа Нора Коннаутская (ингл. Margaret Victoria Charlotte Augusta Norah);15 гыйнвар 1882 ел — 1 май 1920 ел) — Швециянең кронпринцессасы, герцог хатын Сконская, герцог Адольф Густав Сконскийның хатыны. Бөекбритания һәм Ирландияның принцессасы, анда аны Дэйзи (Маргаритка) дип йөртәләр.

ингл. Princess Margaret Victoria Charlotte Augusta Norah of Connaught
Илтамга
Сурәт
Җенесхатын-кыз[1]
Ватандашлык Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Титулкрон-принцесса[d], герцогиня[d] һәм British Princess[d]
Кушамат/тәхәллүсDaisy
Туу датасы15 гыйнвар 1882(1882-01-15)[2][3][4][…]
Туу урыныБэгшот-парк[d], Уиндлшем[d], Суррей-Хит[d], Суррей[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Чукыну датасы11 март 1882
Үлем датасы1 май 1920(1920-05-01)[2][5][3][…] (38 яшь)
Үлем урыныСтокһолм, Швеция[2][5]
Үлем төретабигый үлем[d]
Үлем сәбәбеСепсис[5]
Җирләнгән урыныКунглига бегравнингсплатсен[d]
Кабер сурәте
АтаАртур, герцог Коннаутский[d][6]
АнаЛуиза Маргарита Прусская[d][6]
КардәшАртур Коннаутский[d][6] һәм Патриция Коннаутская[d]
Ире яки хатыныГустав VI Адольф[d][6]
БалаларГустав Адольф Оскар Фредерик Артур Эдмунд[d], Сигвард Бернадотт, граф Висборгский[d], Ингрид Шведская[d], Бертиль, герцог Халландский[d][4], Карл Юхан Бернадот[d][4][6] һәм stillborn daughter Bernadotte[d][4]
ЫругHouse of Saxe-Coburg and Gotha[d]
Туган телбритан инглизчәсе[d]
Язма әсәрләр телебритан инглизчәсе[d] һәм швед теле
Һөнәр төрерәссам, хоккеист с мячом, аксөяк, филантроп, фандрайзер
Титул префиксыКоролевское высочество[d]
Активлык чорнының башы1902[1]
Активлык чоры тәмамлануы1920[1]
Иҗтимагый сыйныфчлен королевской семьи[d]
Сәламәтлек торышыКызамык, Сепсис һәм Рожа ялкынсынуы
Спорт төретуплы хокее[d], чаңгы спорты, конькобежный спорт[d], теннис һәм гольф[d]
КатнашучыСвадьба принца Георга, герцога Йоркского, и принцессы Марии Текской[d]
Бүләкләр
Котып йолдызы ордены орден Индийской короны орден Святого Иоанна Иерусалимского Королевский орден Виктории и Альберта
КызыксынуларыФотография, живопись[d], бакчачылык һәм рәсем[d]
Нинди вики-проектка керәProject Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгыШевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәтеавтор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Маргарита Коннаутская Викиҗыентыкта

Тормышы

үзгәртү

Маргарита 1882 елның 15 гыйнварында туа һәм Викторияның өченче улы принц Артур, герцог Коннаутскийның һәм аның хатыны Луиза Маргарита Прусскаяның кызы була. 11 мартта Виндзор сараенда Арчибальд Кэмпбелл Тэйт, архиепископ Кентерберийский тарафыннан чукындырыла. Кабул итеп алучылар булып аның әбисе, патшабикә Виктория, абыйсы, герман императоры Вильгельм I; абыйсы Эдуард, принц Уэльский, әнисе Виктория Саксен-Кобург-Готская; бабасы, пруссия принцы Карл Фридрих һәм әбисе Мария Анна Ангальт-Дессауская булалар.

Маргарита дөньяның күп кенә күренекле шәхесләренә туган була. Аның ике туган агайлары һәм апалары булып Алмания императоры Вильгельм II, Англия короле Георг V, Норвегиянең патшабикә-консорты Мод, Россия император хатыны Александра Федоровна, Румыниянең патшабикә-консорты Мария Эдинбург һәм Испаниянең патшабикә-консорты Виктория Евгения Баттенберг.

Маргарита һәм аның сеңлесе Патриция Аурупада иң матур принцессаларны берсе санала. Аларның бабайлары, Британия короле Эдуард VII кыз туганнарына отышлы никах оештырырга, аларны Аурупа корольләренә яки тәхеткә утырырга тиешле принцларга кияүгә бирергә тели. Шуңа 1905 елның гыйнварында Маргарита һәм Патриция Португалиягә юлланалар, анда күпмедер вакыт Португалия короле Карл I һәм аның хатыны Амелия Орлеанская сараенда яшиләр. Апалы-сеңеллеләрнең хакимлек иткән ир белән хатынның уллары белән булган никах мөмкинлекләре мәсьәләсе тикшерелә, Маргаритага өлкән абые Луиш Филипега, ә Патриция кечесенә, Мануэлга чыгу күз уңында тотыла. Әммә сөйләшүләр нәтиҗәсез булып бетә, һәм принцессалар Египет һәм Судан буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Каһирәдә Маргарита үзенең дүрт туганы Густав Адольф, герцог Сконский белән таныша, ул анда уку сәфәре белән була. Бу очрашуның инициаторы булып Густав Адольфның атасы ягыннан әбисе, Швециянең һәм Норвегиянең королевасы София Нассауская була. Башта Густав Адольфның хатыны булып Патриция Коннаутская булырга тиеш була, әммә герцог өлкән апасы Маргаританы сайлый.

Яшьләр беренчел күрүдән ук бер-берсен яраталар, принц кәләшеннән ун айга диярлек яшерәк булуына карамастан, музыкага, һәм биюгә сәләтле була, кызның ата-анасы никахка рөхсәт бирәләр. Густав Адольф белән Маргаританың никахлашуы 1905 елның 15 июнендә Виндзор сараендагы Изге Георгий чиркәвендә үтә. Баллы айны яшьләр Ирландияда үткәрә. Мөхәббәткә корылган никахлары бәхетле була, аларның дүрт улы һәм бер кызы туа.

1907 елда мартында Густавның бабасы Оскар II вафат була һәм тәхеткә Густав V утыра Густав Адольф швед тәхетенең варисы булып кала, ә Маргарита Швециянең кронпринцесса титулын ала.

1919 елның ноябрендә Маргаритада алтынчы тапкыр йөкле вакытында уртача отит ачыклана, нәтиҗәдә аңа декабрь аенда операция ясыйлар. 1920 елның мартында кронпринцесса яман чәчәк авыруы белән авырый, бу мастоидитка китерә. 1 майда сигезенче айлык йөкле вакытында ул бала белән операция вакытында канның зарарлануы нәтиҗәсендә вафат була. Аны Стокгольмда Изге Николай чиркәвендә җирлиләр, ә 1922 елда үзе васыять итеп әйткән король Хаг зыяратына күчереп җирлиләр.

1923 елда Густав Адольф яңадан, ике туган сеңлесе Маргарита Луиза Маунтбеттенга өйләнә. Густав VI Адольф, беренче хатыны үлгәннән соң утыз ел үткәч, швед тәхетенә утыра.

Балалары

үзгәртү
ИсемеТуган вакытыМәрхүм вакытыИскәрмәләр
Адольф Густав, герцог Вестерботтенский22 апрель, 190626 гыйнвар 1947Булачак Швеция короле Карл XVI Густавның атасы.
Принц Сигвард, Аппланд герцогы7 июнь 19074 февраль 2002Граф Сигвард Бернадот һәм фон Висборг морганатик никах белән өч тапкыр никахлы.
Принцесса Ингрид28 март 19107 ноябрь 2000Дания королевасы, булачак патшабикә Маргарита Датскаяның һәм Грециянең экс-королевасы Анна — Марияның әнисе.
Бертиль, герцог Халландский28 февраль 19125 гыйнвар 1997Лилиан Девиска өйләнгән, нәсел калдырмаган.
Принц Карл Юхан31 октябрь 19165 май, 2012Граф Карл Юхан, граф Висборг.

Кызык фактлар

үзгәртү
  • Маргарита Коннаутская әнисе ягыннан Россия императоры Павел I туганы була.
  • Хәзерге Швеция короле Карл XVI Густав, Дания королевасы Маргрете II һәм Грециянең экс-королевасы Анна-Мария Маргарита Коннаутскаяның оныклары.
  • Кронпринцесса Маргарита декоратор һәм тәҗрибәле бакчачы кебек билгеле була, аның хөрмәтенә 1999 елда нәфис абрикос төсендәге инглиз сорты розалар «Princess Margaretha Crown» дип атала башлый.

Шәҗәрәсе

үзгәртү
Маргарита Коннаутскаяның нәсел-нәсебе
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
16. Франц Саксен-Кобург-Заальфельдский
 
 
 
 
 
 
 
8. Эрнст I, герцог Саксен-Кобург-Готский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
17. Августа Рейсс-Эберсдорфская
 
 
 
 
 
 
 
4. Альберт Саксен-Кобург-Готский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
18. Август Саксен-Гота-Альтенбургский
 
 
 
 
 
 
 
9. Луиза Саксен-Гота-Альтенбургская (1800—1831)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
19. Луиза Шарлотта Мекленбург-Шверинская
 
 
 
 
 
 
 
2. Артур, герцог Коннаутский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
20. Король Георг III
 
 
 
 
 
 
 
10. Эдуард Август, герцог Кентский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
21. Шарлотта Мекленбург-Стрелицкая
 
 
 
 
 
 
 
5. Королева Виктория
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
22. Франц, герцог Саксен-Кобург-Заальфельдский (= 16)
 
 
 
 
 
 
 
11. Виктория Саксен-Кобург-Заальфельдская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
23. Августа Рейсс-Эберсдорфская (= 17)
 
 
 
 
 
 
 
1. Маргарита Коннаутская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
24. Фридрих Вильгельм III
 
 
 
 
 
 
 
12. Карл Прусский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25. Луиза, королева Пруссии
 
 
 
 
 
 
 
6. Фридрих Карл Николай Прусский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
26. Карл Фридрих Саксен-Веймар-Эйзенахский
 
 
 
 
 
 
 
13. Мария Саксен-Веймар-Эйзенахская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
27. Мария Павловна, великая герцогиня
 
 
 
 
 
 
 
3. Луиза Маргарита Прусская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
28. Фридрих Ангальт-Дессауский
 
 
 
 
 
 
 
14. Леопольд IV Ангальтский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
29. Амалия Гессен-Гомбургская
 
 
 
 
 
 
 
7. Мария Анна Ангальт-Дессауская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
30. Фридрих Людвиг Карл Прусский
 
 
 
 
 
 
 
15. Фридерика Вильгельмина Прусская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
31. Фридерика Мекленбург-Стрелицкая
 
 
 
 
 
 

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү