Карга җиләге

Карга җиләге, бүре бөресе, салават тамыры (лат. Actaea L., 1753[1][2]) — казаякчалар гаиләлегенә караган үсемлекләр ыруы.

Карга җиләге
Сурәт
Халыкара фәнни исемActaea L., 1753[1][2]
Таксономик рангыру[3][1]
Югарырак таксонActaeeae[d]
Таксонның халык атамасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төреҗиләк[d]
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=146[6]
 Карга җиләге Викиҗыентыкта
Actaea spicata

Таралуы

үзгәртү

10 лап төре билгеле. Төньяк ярымшарда очрый.

Actaea rubra
Actaea erythrocarpa

Татарстанда 2 төре үсә, башаклы бүре бөресе (A.spicata) барлык районнарда да киң таралган, кызыл җиләкле бүре бөресе (A.erythrocarpa) Идел алды һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый, үз ареалының көнбатыш чигендә таралган. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, елга буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама

үзгәртү

30-60 см озынлыктагы үсемлекләр. Тамырчасы юан. Яфраклары эре, озын сапта, икешәр-өчәрле. Чәчәкләре саргылт ак төстә, вак, кыска чуксыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – кара (башаклы бүре бөресе) һәм кызыл (кызыл җиләкле бүре бөресе) төстәге күп орлыклы җиләк. Май-июнь айларында чәчәк ата.

Куллану

үзгәртү

Дару үләне. Үләне һәм җимешләрендә алкалоидлар, С витамины, тамырларында сапониннар бар.

Халык медицинасында башаклы бүре бөресе тамырларыннан ясалган төнәтмәне баш һәм йөрәк авыртканда, кызыл җиләкле бүре бөресе тамырлары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авырулары вакытында файдаланалар.

Агулы.

Башаклы бүре бөресе – декоратив.

Кызыл җиләкле бүре бөресе ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006)[7].

Искәрмәләр

үзгәртү