Казан Халыкара аэропорты

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропорты яки Казан Халыкара Һава Аланы (рус. Международный аэропорт Казань) - Казан шәһәренең ватандашлар аэропорты. Шәһәрдә тагыда бүтән аэродромнар бар: Казан-"Борисоглебское", КВЗ (Юдино), кече авиация өчен: Коркачык һәм Вишнёвка.Казан Халыкара Аэропорты шәһәрдән 26-28 километрда урнашкан. 2 миллион артык пассажирларга 2017 елда хезмәт күрсәтә.

Казан Халыкара аэропорты
Сурәт
Кыскача исемKazan һәм Kazan'
... хөрмәтенә аталганГабдулла Тукай[1]
Дәүләт Россия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек413 Фут
Рәсми ачылу датасы1979
Пассажир әйләнеше4 018 000[2]
Обслуживаемый городКазан[3]
Рәсми веб-сайтkazan.aero(рус.)(ингл.)(тат.)
Хәләтекулланылышта[d]
Очып менү-утыру юллары11L/29R
ИАТА аэропорт кодыKZN
ИКАО аэропорт кодыUWKD
Карта
 Казан Халыкара аэропорты Викиҗыентыкта

1979 елда бүгенге урында ачылган. Иске аэропорт Казанның Совет районында 1930-2005 елларда урнашкан иде һәм җирле һава юлларына хезмәт күрсәткән иде.

Казан Халыкара Аэропорты 2013 елгы Җәйге Универсиадага туры китереп реконструкцияләнде. 2012 елның 7 ноябрендә 1А терминалы ачылды. 1-нче терминал хәзер яңартып төзелә, ике терминаллар 3 миллион кеше кабул итә алачак. Очып менү-төшү юлы 3750 метрга озынайтылды. Казан-1 вокзалыннан аэропортка тимер юл аэроэкспрессы сафка кертелде. Аэропортка кадәр 97-нче автобус белән барып җитеп була.

Казан Халыкара Аэропорты һәртөрле заманча пассажир очкыч төрләре, хәтта дөньядагы иң зур пассажир очкычы Боинг-747 (Кытай илбашы һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килүе) һәм Airbus A380 кабул итә ала.

2017 елда Казан һава аланы 4-нче тапкыр рәттән "Россия һәм БДБ иң яхшы төбәктәге аэропорты" булып саналган (Skytrax ширкәте буенча).

2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан аэропортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә[4]

Очып менү-төшү юллары үзгәртү

СаныЗурлыгыТүшәмәсе
11уң/29сул3750х60 мармбетон
11сул/29уң3720x45 мцементбетон

Яктылыгы - даими. Очу түгәрәге LL.
Ешлыклар:
ATIS 126.8 MHz "Px",
Каланча - 120.3 MHz, "Казан-вышка",
түгәрәк - 119.4 MHz "Казан-круг",
җирдән бару - 121.7 MHz "Казан-руление",
старт - 120.3 MHz, "Казан-старт"

Юнәлешләр үзгәртү

Эшчәнлек күрсәткечләре үзгәртү

Эшчәнлек күрсәткечләре:
Ел200320042005200620072008200920102011
Пассажирлар, мең кеше238,7309,9393,6445,7616,4751,5675,7958,51227
Очып менү-төшү4,3864,8316,1926,6017,9468,2386,8989,54911,21
Йөкләр, мең тонналар2,0422,0784,3844,4565,3212,7442,9363,8346,014

Һәлакәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү