Аделина Заһидуллина

рапирачы (Уфа, Россия)

Аделина Заһидуллина, Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина (1993 елның 13 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, икешәр мәртәбә дөнья (2016, 2019) һәм Европа (2016, 2019) чемпионы. Фехтование буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы (2016) һәм атказанган (2018) спорт мастеры[1][2].

Аделина Заһидуллина
Туган телдә исем Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина
Туган 13 гыйнвар 1993(1993-01-13) (31 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре Рапира спортчы-рапирачы
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ)
РФ атказанган спорт мастеры — 2018

 Аделина Заһидуллина Викиҗыентыкта

Спорт бүләкләре
Олимпия уеннары
АлтынТокио, Япония 2021
Дөнья чемпионатлары
КөмешРио-де-Жанейро 2016
БронзаЛейпциг 2017
АлтынБудапешт 2019
Европа чемпионатлары
АлтынТорунь 2016
КөмешТбилиси 2017
АлтынДюссельдорф 2019
Европа уеннары
БронзаБакы 2015
АлтынБакы 2015

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. 23нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (беренче тренеры – О. М. Шагаева), 5нче санлы Республика спорт профильле интернат-мәктәбе шәкерте, Уфаның фехтование буенча Олимпия резервларының республика спорт мәктәбе өчен чыгыш ясый (2011 елдан, тренеры ― Егор Андрей улы Попов). Башкорт физик тәрбия институтын (рус. БИФК, ru) тәмамлаган. «Лейтенант» хәрби дәрәҗәсенә ия (2021).

Россиянең яшүсмерләр (2010 елдан), ил (2015 елдан) җыелма командалары әгъзасы. Армиянең Үзәк спорт клубы (рус. ЦСКА) өчен чыгыш ясый. Россиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара[3].

Спорт күрсәткечләре үзгәртү

Шәхси турнир үзгәртү

  • 2020 – дөнья Кубогы этабы бронза призеры[4]
  • 2018 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2015 – Европа уеннарының бронза призеры
  • 2014 – яшьләр арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2014 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының көмеш призеры
  • 2016, 2017 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының бронза призеры
  • 2017 – Россия Кубогының көмеш призеры
  • 2018, 2019 – Россия Кубогының бронза призеры
  • 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2015 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының бронза призеры
  • 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2011 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе

Команда турниры үзгәртү

  • 2021 – Токиода узган 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Япония, 2021)[5]
  • 2017 – дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2019 – дөнья чемпионатының җиңүчесе
  • 2017 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
  • 2018, 2019 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының җиңүчесе
  • 2017, 2018 – дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм көмеш призеры
  • 2017 – Европа чемпионатының көмеш призеры
  • 2019 – Европа чемпионатының җиңүчесе
  • 2016 – хатын-кызлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы
  • 2011, 2012 – яшүсмер кызлар арасында дөнья беренчелегенең бронза призеры
  • 2015 – I Европа уеннары җиңүчесе
  • 2014, 2015 – яшьләр арасында Европа беренчелеге җиңүчесе
  • 2012 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең бронза призеры
  • 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2010 – кадетлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
  • 2016, 2017 – Россия чемпионатының бронза призеры
  • 2013, 2015, 2018 – Россия Кубогы җиңүчесе
  • 2011 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2012 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең бронза призеры
  • 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының көмеш призеры
  • 2007, 2008 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
  • 2009, 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
  • 2008, 2009, 2010, 2011, 2012 – юниорлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры, җиңүчесе (2010), бронза призеры (2009)

Башка ярышлар үзгәртү

  • 2023, гыйнвар ― Мәскәү өлкәсенең Новогорск шәһәрендә узган фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында ― бронза призер.[6]
  • 2023, март ― Тегеранда (Иран) узган NOWRUZ GAH Fening Olympiad халыкара турнирында ― бронза призер.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен [8].
  • 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры[9].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Приказ министра спорта РФ от 27 февраля 2018 г. № 29 нг, archived from the original on 2021-08-02, retrieved 2021-08-17 
  2. Загидуллина Аделина Рустемовна. Страница на сайте Федерации фехтования РБ
  3. Олимпиадада Россия һәм башка илләр данын дистәләрчә татар яклый. Азатлык радиосы, 23.07.2021
  4. Аделина Заһидуллина: «Беренче көрәш алдыннан анда ничек җиңелмәскә дип уйладым». 2021 елның 17 август көнендә архивланган. ТР спорт министрлыгы сайты, 22.02.2020
  5. Adelina Zagidullina. olympedia.org(ингл.)
  6. Дарья Субботина. Рапиристка из Уфы Аделина Загидуллина взяла бронзу на всероссийских соревнованиях по фехтованию. ИА «Башинформ», 13.01.2023
  7. Эдуард Кускарбеков. Рапиристка из Уфы Аделина Загидуллина завоевала «бронзу» на международных соревнованиях в Иране ИА «Башинформ», 14.03.2023(рус.)(башк.)
  8. Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2021 года № 463 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  9. Приказ № 88 нг «О присвоении почетного спортивного звания „Заслуженный мастер спорта России“», archived from the original on 2021-08-12, retrieved 2021-08-17