Триния
Триния (лат. Trinia) — чатыр чәчәклеләр (Apiaceae) семьялыгыннан ике- һәм күпьеллык үләнчел чәчәкле үсемлекләр ыругы. Европадан Иранга һәм Көнбатыш Себергә кадәр таралган.[2] Ыруг беренче тапкыр 1814-нче елда Георг Франц Хоффман тарафыннан тасвирланган.[1]
Триния | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Trinia Hoffm., 1814 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Selineae[d] |
Төрләр
үзгәртү2022 елның ноябренә караган Plants of the World Online исемлеге буенча шушы 12 төрне кертә:
- Trinia biebersteinii Fedor.
- Trinia castroviejoi Gómez Nav., Roselló, E.Laguna, P.P.Ferrer, Peris, A.Guillén,
- Trinia crithmifolia (Willd.) H.Wolff
- Trinia dalechampii (Ten.) Janch.
- Trinia esteparia Uribe-Ech.
- Trinia frigida (Boiss. & Heldr.) Drude
- Trinia glauca (L.) Dumort.
- Trinia guicciardii (Boiss. & Heldr.) Drude
- Trinia hispida Hoffm.
- Trinia kitaibelii M.Bieb.
- Trinia leiogona (C.A.Mey.) B.Fedtsch.
- Trinia multicaulis (Poir.) Schischk.
- Trinia muricata Godet
Татарстан территориясендә 2 төре бар: күпсабаклы триния (T. multicaulis) һәм кытыршы триния (T. muricata) Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында очрыйлар. Далаланган тау битләрендә үсәләр.
Ботаник тасвирлау
үзгәртү10-45 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Күпсанлы сабаклары ялангач, төбеннән үк диярлек тармаклы. Яфраклары сабакны чорнап алучы җиңсә рәвешендәге киң сапларда, өчпочмаклы-йомыркасыман, буй яки җепсыман-буй өлешле икешәр, өчәр каурыйсыман. Җимеше — вакланган чикләвек. Июнь-июль башында чәчәк аталар. Чәчәк атканнан соң ук ата чәчәкләр үлә, ә ана чәчәкләрдә җимешләр барлыкка килә. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.
ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 "Trinia Hoffm..", The International Plant Names Index, retrieved 2022-12-15
- ↑ 2,0 2,1 "Trinia Hoffm..", Plants of the World Online, Royal Botanic Gardens, Kew, retrieved 2022-12-15
- ↑ Триния :: Татарская энциклопедия TATARICA