Төркиядә президент сайлаулары (2018)

Төркиядә президент сайлаулары (төр. 2018 Türkiye cumhurbaşkanlığı seçimi) — 2018 елның 24 июнендә парламент сайлаулары (tr) белән бервакытта үткәрелә. 2017 елның 16 апрелендә ил конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча уздырылган референдум (tr) нәтиҗәләре буенча, Төркия парламент җөмһүриятеннән президент җөмһүриятенә әверелә, ил президенты бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора. Премьер-министр вазифасы бетерелә.

Рәсми кандидатлар үзгәртү

Төркиянең Югары сайлаулар шурасы (төр. Yüksek Seçim Kurulu) (tr) кандидатлар исемлеген рәсми рәвештә 13 майда игълан итә.[1]

Сайлау бюллетененә кертү өчен президентлыкка кандидатларның рәсми исемлеге[2]
123456
Мөхәррәм ИнҗәМәрал АкшәнәрРәҗәп Таййип ӘрдоганСәлахетдин ДемирташТәмәл КарамуллаугълыДогу Пәринчәк
Җөмһүрият халык фиркасе
(Милли Берлек)
Яхшы фирка
(Милли Берлек)
Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе
(Халык Берлеге)
Халык демократик фиркасе
(Берләшмәгән)
Сәгадәт фиркасе
(Милли Берлек)
Ватан фиркасе
(Берләшмәгән)
Сайлау кампаниясеСайлау кампаниясеСайлау кампаниясеСайлау кампаниясеСайлау кампаниясеСайлау кампаниясе

Сайлау нәтиҗәләре үзгәртү

КандидатТавышлар%
Рәҗәп Таййип Әрдоган26,325,18852.59
Мөхәррәм Инҗә15,336,86130.64
Сәлахетдин Демирташ4,205,2438.40
Мәрал Акшәнәр3,649,2537.29
Тәмәл Карамуллаугълы443,7740.89
Догу Пәринчәк98,9300.20
Дөрес түгел дип табылган/буш бланклар1,129,275-
Барлыгы51,188,524100
Исәпкә алынган сайлаучылар/килү59,354,84086.24
Чыганак: Hurriyet

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-05-14, retrieved 2018-06-30 
  2. Cumhurbaşkanı adaylarının sıralaması belli oldu. halktv.com.tr, 14.05.2018