Йолдызча зурлык

Йолды́зча зурлыкҖирдәге күзәтүче карашы буенча берәр объект яктылыгының үлчәмсез сан сыйфаты. Гадәттә күк җисемнәренә карата куллана. Йолдызча зурлык объектның физик хасиятләргә (яктылыкка), аңа кадәрге ераклыкка, күренмә почмакча зурлыкка һ.б. бәйле. Йолдызча зурлык объектның ялтыравының үлчәм берәмлеге булып тора. Йолдызча зурлык никадәр азрак булса, аның яктылыгы шулкадәр зуррак була.

Йолдызча зурлык
Сурәт
Үлчәмлек
Символ величины (LaTeX)

Ике объектның күренүчән йолдызча зурлыгы:

биредә m — объектның йолдызча зурлыгы, Lяктыртучанлык

Билгеләмә

үзгәртү

Күренмә йолдызча зурлыкның хәзерге төшенчәсе б.ч.к. II гасырда борынгы греклы астроном Гиппарх тарафыннан йолдызларга бирелгән зурлыкларга тәңгәл килү өчен куелган. Гиппарх бөтен йолдызларны алты зурлыкларга бүлде. Иң якты йолдызларны ул беренче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты, ә иң тоныкларны — алтынчы дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты. Арадаш зурлыкларны ул калган йолдызлар арасында тигез бүлде.

Кайбер объектларның йолдызча зурлыклары

үзгәртү
Күк йөзенең объектлары
Объектm
Кояш−26,7 (тулы Ай 400 000 тапкыр яктырак)
Ай (тулган айда)−12,74
Иридиум ялтыравы (иң күбесе)−9,5
1054 елның үтә яңа йолдыз (иң күбесе)−6,0
Венера (иң күбесе)−4,67
Халыкара галәми станция (иң күбесе)−4
Җир (Кояштан)−3,84
Юпитер (иң күбесе)−2,94
Марс (иң күбесе)−2,91
Меркурий (иң күбесе)−2,45
Сатурн (иң күбесе)+0,7
Зур Җидегән йолдызлары+2
Андромеда Томанлыгы+3,44
Юпитер иярченнәре+5–6
Уран+5,5
Гади күз белән күренеп торган
иң тонык йолдызлары
+6 дан +7,72 гәчә
Нептун+7,8
Кентавр Проксимасы+11,1
Иң якты квазар+12,6
8-метрлы җир өстендәге телескопка
төшереп алынган иң тонык объект
+27
Хаббл галәми телескобына
төшереп алынган иң тонык объект
+31,5
Иң якты йолдызлар
ОбъектЙолдызлыкm
СириусЗур Эт−1,47
КанопусКиль−0,72
Риҗел КентаврКентавр−0,27
АрктурҮгезкөтүче−0,04
ВегаЛира0,03
КапеллаЙөкче+0,08
РиҗелОрион+0,12
ПрокионКече Эт+0,38
АхирнәрЭридан+0,46
БителҗәүзаОрион+0,50
ӘлтаирКаракош+0,75
ӘлдәбәранСәвер+0,85
АнтаресКавәс+1,09
ПоллуксҖәүза+1,15
ФәмелхутКөньяк Балык+1,16
ЗәнәбАккош+1,25
РегулӘсәт+1,35


Шулай ук карагыз

үзгәртү