Зодиак йолдызлыклары

Зодиак йолдызлыклары (лат. ζωδιακός — «җәнлек …») — Кояшның йолдызлар арасында күренмә бер еллык хәрәкәте (эклиптика) буйлап урнашкан 12 йолдызлык.

Зодиак йолдызлыкларының хәзерге чикләре эклиптиканың 12 тигез өлешләргә бүлүенә тәңгәл килмиләр. Аларны 1928 елда Халыкара астрономия берлегенең Өченче генераль ассамблеясендә расландылар. Шуңа күрә хәзерге вакытта эклиптика Еланлы йолдызлыгыны кисеп үтә (шулай булса да, гадәттә бу йолдызлык зодиак йолдызлыклары исәбенә керми), ә Кояшның йолдызлыкны үтү вакыты җиде көннән (Гакрәп йолдызлыгы) бер ай ун алты көнгәчә (Сөмбелә йолдызлыгы) була.

Гакрәп һәм Кавәс йолдызлыклары тулысынча Россиянең көньяк өлкәләрендә генә күренә, калганнар — бөтен территориясендә.

Исемлек үзгәртү

Зодиак билгесеЗодиак йолдызлыгы[1][2]IAU чикләре[3]Кояшның йолдызлыкта
булу чоры[3]
Иң якты йолдызы
КучкарХәмәл йолдызлыгы (лат. Aries)19 апрель — 13 май25 көнХәмәл
ҮгезбозауСәвер йолдызлыгы (лат. Taurus)14 май — 19 июнь37 көнӘлдәбәран
ИгезәкләрҖәүза йолдызлыгы (лат. Gemini)20 июнь — 20 июль31 көнПоллукс
КыслаСаратан йолдызлыгы (лат. Cancer)21 июль — 9 август20 көнen:Al Tarf
АрысланӘсәт йолдызлыгы (лат. Leo)10 август — 15 сентябрь37 көнРегул
КызСөмбелә йолдызлыгы (лат. Virgo)16 сентябрь — 30 октябрь45 көнСпика
ҮлчәүМизан йолдызлыгы (лат. Libra)31 октябрь — 22 ноябрь23 көнЗөбанел-Шимали
ЧаянГакрәп йолдызлыгы (лат. Scorpius)23 ноябрь — 29 ноябрь7 көнАнтарес
ЕланлыЕланлы (лат. Ophiuchus)30 ноябрь — 17 декабрь18 көнРәэселхәйя
УкчыКавәс йолдызлыгы (лат. Sagittarius)18 декабрь — 18 гыйнвар32 көнКавәс Җәнүби
КәҗәмөгезҖәди йолдызлыгы (лат. Capricornus)19 гыйнвар — 15 февраль28 көнЗәнәбелҗәди
СукоярДәлү йолдызлыгы (лат. Aquarius)16 февраль — 11 март24 көнСәгыделсогуд
БалыкларХут йолдызлыгы (лат. Pisces)12 март — 18 апрель38 көнen:Eta Piscium

Моны да кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.
  2. Батырша язмалары. «Гарызнамә» // Батырша җитәкчелегендә баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш. — Казан, 2007. — 219–273 б.
  3. 3,0 3,1 Constellations in the zodiac. Dr. Lee T. Shapiro, director of Morehead Planetarium University of North Carolina (2011 Апрель 27)

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара